Илья Маршак
Илья Маршак | |
---|---|
Туган | 29 декабрь 1895 (10 гыйнвар 1896) Бахмут, Екатеринослав губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 15 ноябрь 1953 (57 яшь) Мәскәү, СССР |
Күмү урыны | Новодевичье зираты[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d] һәм Санкт-Петербург дәүләт технология институты[d] |
Һөнәре | балалар язучысы, фәнни язучы, инженер, химик, язучы, публицист |
Кардәшләр | Самуил Яковлевич Маршак[d] һәм Елена Ильина[d] |
Илья Яковлевич Маршак, М. Ильин әдәби тәхәллүсе астында бастырылган (1895 елның 29 декабре, Бахмут, Екатеринослав губернасы, Россия империясе —1953 елның 15 ноябре, Мәскәү, ССРБ) — рус совет язучысы, инженер-химик.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1895 елның 29 декабрендә Екатеринослав губернасының Бахмут шәһәрендә (хәзер Донецк өлкәсе, Украина) туган[1]. 1915 елда Петербург университетының физика-математика факультетына укырга керә. 1920 елда Краснодар политехника институтының химия факультетына укырга керә, 1922 елда Ленинград технология институтына күчә, ә 1925 елда аны тәмамлый. Нева стеарин заводында лаборатория мөдире булып эшли. 1929 елда кискенләшкән туберкулёз аркасында аннан китәргә мәҗбүр булган.
1924 елдан «Воробей» журналында (соңрак «Новый Робинзон») «Химик бит» һәм «"Яңа Робинзон лабораториясе»н алып бара. 1927 елда «Өстәлдә кояш» дигән китап бастыра. Балалар өчен «Йөз мең ни өчен» (1929) дигән гади әйберләр турында хикәяләр яза. «Чиж» журналында басыла. «Бөек план турында хикәя» (1930) һәм аның дәвамында — «Таулар һәм кешеләр» (1932) академиклар Н. И.Вавилов һәм Т. Д. Лысенко эшләре, ССРБ җитәкчеләре И. В. Сталинның һәм В. И. Ленинның әһәмияте турында яза. Бу теманы үстереп «Бүген һәм кичә», «Табигатьне яулап алу» китапларын языа. Шулай ук мәдәният тарихы («Әйберләр турында хикәяләр», «Кеше ничек алпамша була» — Е. Сегал белән берлектә) һәм фән тарихы турында язган. Язучының күп кенә китапларын рәссам Н. Ф. Лапшин бизәгән.
Бөек Ватан сугышы вакытында Совинформбюро өчен берничә мәкалә язган.
1948—1950 елларда «Огонёк»ның редколлегиясендә эшли.
1953 елның 15 ноябрендә вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән.
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кызыл Байрак Хезмәт ордены (31.01.1939);
- «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале (1946).
Гаилә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Абыйсы — Самуил Яковлевич Маршак, шагыйрь һәм тәрҗемәче.
- Сеңеле — Лия Яковлевна Прайс (тәхәллүсе Елена Ильина), язучы.
- Хатыны — Елена Александровна Сегал, язучы һәм сценарий язучы.
- Улы — Борис Маршак, археолог; кызлары — Евгения Маршак (1927—1996), редактор, һәм Марина Маршак (1941—1992), молекуляр генетик.
- Сеңлесе — Юрий Альфредович Менакер (тәхәллүсе Георгий Юрмин), балалар язучысысы.
Китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Солнце на столе, 1927; Л.-М., «Молодая гвардия», изд. 5-е, 1933. — 20 000 экз.
- Карманный товарищ, 1927; Государственное издательство, Москва.
- Черным по белому, 1928 (Книга знакомит с историей развития письменности); изд. 4-е — 1933.
- Сто тысяч почему, 1929.
- Как автомобиль учился ходить, 1930.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ляпунов Б. М. Ильин: Критико-биографический очерк. — М.: Детгиз, 1955.
- Ивич А. Творчество М. Ильина. — М., 1956.
- Соловьева Н. Н. Ильин М. // Краткая литературная энциклопедия. Т. 3. — М.: Советская энциклопедия, 1966. — Стб. 100—101.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Автобиография М. Ильина. Официальный сайт Маршаков.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- М. Ильин бите
- Ильин М., Сегал Е. Рассказы о том, что тебя окружает М.: Детгиз, 1962. 367 c.
- 10 гыйнвар көнне туганнар
- 1896 елда туганнар
- Россия империясендә туганнар
- 15 ноябрь көнне вафатлар
- 1953 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Псевдоним астында билгеле әдипләр
- ССРБ Язучылар берлеге әгъзалары
- «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- ССРБ язучылары
- Әлифба буенча язучылар
- Әлифба буенча химиклар
- Әлифба буенча галимнәр
- 1895 елда туганнар
- 29 декабрь көнне туганнар
- Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Санкт-Петербург технология институтын тәмамлаучылар
- Химиклар