Кырлыкча

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кырлыкча latin yazuında])
26 май 2024, 17:34 юрамасы; Frhdkazan (бәхәс | кертем) (Искәрмәләр: + == Сылтамалар == {{тышкы сылтамалар}} == Моны да карагыз == {{Портал|Үсемлекләр|Биология}})
(аерма) ← Искерәк юрама | Соңгы юрама (аерма) | Яңа юрама → (аерма)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кырлыкча
Халыкара фәнни исем Spergularia J.Presl & C.Presl, 1819
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон Polycarpeae[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 26[d]

 Кырлыкча Викиҗыентыкта

Кырлыкча ( лат. Spergulária ) - канәферчәләр семьялыгыннан бер-, ике- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы [2] .

30 га якын төре билгеле, бөтен Җир шары буйлап диярлек, нигездә, тозлы туфракларда таралган.

Татарстан территориясендә 2 төре бар. Кызыл кырлыкча (S. rubra) ара-тирә барлык районнарда үсә, көтүлек җирләрдә, юл буйларында, чәчүлекләрдә, еш кына көзге культуралар арасында чүп үлән буларак очрый. Тозлак кырлыкча (S. salina) Көнчыгыш Кама аръягында тозлы туфраклы болыннарда үсә.

Ботаник тасвирлау

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

8-20 см биеклектәге бер- һәм күпьеллык үсемлек. Сабаклары җәенке яки туры. Яфраклары тар кыяк, парлашып үскән элпәле вак төпчек яфраклы. Чәчәкләре алсу-җете кызыл төстә, чук чәчәк төркемендә. Җимеше – өч капкачлы тартмачык. Май-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә, ботакларда кышка кадәр саклана. Орлыктан һәм вегетатив (тамырчалардан) юл белән үрчи.

Кызыл кырлыкча – терлек азыгы. [3]

  1. 1,0 1,1 NCU-3e. Names in current use for extant plant genera. Electronic version 1.0. Entry for Spergularia (Pers.) J.Presl & C.Presl Архив копиясе, 29 сентябрь 2013. Wayback Machine(ингл.) (Тикшерелгән 4 март 2012)
  2. Торичник // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  3. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/kyrlykcha Онлайн - энциклопедия Tatarica