Ак төннәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак төннәр latin yazuında])
16 мар 2011, 18:35 юрамасы; Ерней (бәхәс | кертем) (Яңа бит: «'''Ак төннәр''' — чиктән түбән булмаган табигый яктыртылу белән төннәр, төн буе эңгер-меңгер була....»)
(аерма) ← Искерәк юрама | Соңгы юрама (аерма) | Яңа юрама → (аерма)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Ак төннәр — чиктән түбән булмаган табигый яктыртылу белән төннәр, төн буе эңгер-меңгер була. Поляр түгәрәкләр тирәсендә (тышкы яктан) бу күренеш кояш торгынлыгы чорында була (төньяк ярымшардаиюньдә, көньякдекабрьда).

Кояш, күк йөзе буйлап үзенең тәүлек эчендәге хәрәкәтендә офык астына 17½° тан да түбәнрәк китми торган киңлек сызыкларында кичке шәфәкь яктысы бетеп тә өлгерми, төнне ярты сәгатьтән дә артык суздырмыйча, таң нурлары балкып чыга.

Русиядә ак төннәр зонасының көньяк чиге Полтава киңлеге, ягъни 49° төньяк киңлеге сызыгы (66½−17½°) аша үтә. Биредә елда бер тапкыр — 22 июньдә ак төн була. Бу киңлектән башлап, төньяккә таба киткән саен ак төннәр яктырак һәм аларның чоры озынрак була бара. Самарада да, Казанда да, Кировта да һәм Енисейскида да ак төннәр була, ләкин бу шәһәрләр Санкт-Петербургтан көньяктарак булганлыктан, алардагы ак төннәр ул кадәр якты булмыйлар һәм аларның чоры да кыска була (22 июнь тирәсендә).

Кояшның тәүлеклек юлы офык артына аз гына да төшмичә, офыкка тиеп кенә китә торган булса, ул урыннарда кичке яктылыкка таң килеп тоташу түгел, өзлексез көн булып тора. Андый күренешне 65°42′ киңлегендә күрә башларга мөмкин, ул урыннарда ярты төн кояшы хөкем сөрә башлый. Тагын да төньяккарак киткәч, 67°24′ киңлегеннән алып, өзлексез төннәр башлана, анда кичке яктылык белән иртәнге яктылык төн уртасында кушылмый, ә төш авышкач кушылып китә. Димәк «кара көн» хасил була. Кара көннең яктылыгы да ак төн яктылыгы белән бер дәрәҗәдә була. «Кара көннәр» өлкәсендә тоташ якты көннәр, ягъни ярты төн кояшы чыга торган чаклар да була, ләкин алар елның башка бер вакытына туры киләләр. Июнь аенда Кояш һичбер батмый торган урыннарда декабрьда тоташ төн башлана, ягъни Кояш чыкмый.